Татарстанда очкыч-кунакханә пәйда булырга мөмкин

Татарстанда Идел елгасы яры буенда самолет корпусыннан ясалган кунакханә булдыру күздә тотыла. Urman Camp глэмпингы хуҗаларыннан берсе Илнар Хәмидуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда шундый планнары белән уртаклашкан, дип яза «БИЗНЕС Online».

«Хыялым – очкыч-кунакханә төзү. Әмма самолет корпусын сатып алу бер бөтен ипи алу кебек кенә түгел икән», – дип, ирония белән билгеләп үткән Хәмидуллин.

Эшмәкәр сүзләренә караганда, Казан аэропортында күгәреп ятучы берничә корпус бар. Шуңа күрә ул, яңа кунакханә республиканың тагын бер визит карточкасына әйләнсен өчен, Татарстан Рәисеннән очкыч корпусы эзләүдә ярдәм кулы сузуны сораган.

«Анда иске-москы байтак бугай. Әйдәгез, бу мәсьәләне хәл итеп булу-булмавын белешик. Идеясе әйбәт», – дип җавап биргән эшмәкәргә Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре