Татарстанда өйдән-өйгә йөреп прививка ясаучылар турындагы хәбәргә ачыклык керткәннәр

Түбән Камада WhatsApp* чатларында, имештер, медицина хезмәткәрләренең, фатирдан-фатирга йөреп, пенсионерларга прививка ясавы һәм бу уколның үлемгә китерүе турында хәбәрләр таралган. “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан бу мәгълүматның фейк булуы турында хәбәр ителгән.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, әлеге мәгълүмат чынбарлыкка туры килми.

“Татарстанда өйдә вакцинация үткәрелми. Прививка фәкать поликлиникада, табиб караганнан соң, медицина каршы килүләре булмаган очракта гына ясала. Мессенджерлар һәм социаль челтәрләр аша таратыла торган мәгълүматларга тәнкыйть күзлегеннән карауны, рәсми чыганаклардан гына файдалануны сорыйбыз”, – дип билгеләп үтелгән министрлыкта.

*Россиядә экстремистлык оешмасы дип танылган Meta компаниясенә карый

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре