Татарстанда өйләнешүче парларга грант алуга гариза бирү вакыты озайтылды

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстанның өйләнешүче парлары өчен грантлар» дигән яңа социаль проект башлап җибәрде. Россиядә аналоглары булмаган программа өйләнешүче яшь парларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Ул 2025 ел азагына кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.

Инициатива кысаларында яшь парларга 100 мең сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтеләчәк. Акчаларны гаилә кору традицияләрен һәм әһәмиятен чагылдыручы тематик форматта туй тантанасы оештыру өчен генә кулланырга мөмкин булачак.

Проект илдә беренче тапкыр гамәлгә ашырыла һәм РФ Президентының 809 номерлы «Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында»гы указына туры килә.

Аның төп максаты – гаилә институтын ныгыту, милли традицияләрне популярлаштыру һәм матди кызыксындыру аша яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен хуплау.

Грантларны кемнәр ала алачак:

  • Татарстан Республикасы ЗАГС органнарында никахын теркәгән парлар;
  • кияү яки кәләшкә 35 яшь тулмаган парлар;
  • гариза биргән вакытта Татарстан территориясендә кимендә өч ел яшәүче парлар.

Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина билгеләп үткәнчә, конкурс катнашучыларга мәдәни традицияләр һәм гореф-гадәтләр белән танышырга һәм аларның матурлыгын бүгенге көндә дә сакларга мөмкинлек бирәчәк.

Ул ассызыклаганча, грант ярдәме республикада яшәүче яшьләргә үз парларының үзенчәлеген һәм гаилә мирасын чагылдырган милли җырлар, биюләр һәм йолаларга бай булган онытылмаслык туй үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Аның сүзләренчә, мондый чаралар мәдәни байлыкны саклап калырга һәм аны киләсе буыннарга тапшырырга ярдәм итә.

Бүлеп бирелгән акчаларны никах теркәү мәйданчыгын арендалауга, залны бизәүгә, музыка куюга, артистлар чакыруга, туй киемнәренә, полиграфиягә, сувенир продукциясенә һәм башка оештыру чыгымнарына юнәлтергә мөмкин.

Гаризаны «ТР хезмәтләре 2.0» мобиль кушымтасы аша бирергә мөмкин. Моның өчен якынча 15 минут кирәк булачак. Пар видеопрезентация, туйның иҗади тасвирламасын һәм чыгымнар сметасын теркәргә тиеш. Катнашуның тулы шартлары белән конкурсның нигезләмәсендә танышып була.

Гаризалар кабул итү 2025 елның 15 ноябренә кадәр озайтылды. Проектта туйлары сентябрь-октябрь айларында булган яки агымдагы елның ноябрь-декабрь айларына планлаштырылган парлар катнаша ала.

Проектны Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсе цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы, шулай ук «Татарстан – Мөмкинлекләр территориясе» оешмасы оештыра.

Гаилә институтын ныгыту «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

«милли проектлар», «национальный проект», «Профессионалитет», илкүләм проект, Илкүләм проектлар, милли проект, нацпроект,

Көн хәбәре