Татарстанда октябрь аенда кредит алучылар арткан

Октябрь аенда Татарстанда яшәүчеләр арасында кредит алучылар арткан. Республика иң күп кредит биргән 10 төбәк арасына кергән.

Бу хакта “Татар-информ” Берләштерелгән кредитлар бюросы мәгълүматларына таянып яза.

Бер ай эчендә республикада яшәүчеләр банклардан 9,25 миллиард сумга 42,6 мең кредит алган. Сентябрь аендагы белән чагыштырганда, 7 процентка зуррак сан бу. Кредитның уртача күләме – 217 мең сум. Уртача срогы 31 ай тәшкил итә.  
Гомумән, Россия буенча банклар октябрь аенда 312,66 миллиард сумга 1,71 миллион кредит биргән. Узган елның октябрендәге белән чагыштырганда, бирелгән кредитлар саны – 3 процентка, күләме – 2 процентка кимегән. Бер ел эчендә кредитның уртача күләме 173 меңнән 182 мең сумга җиткән, ә кредит бирүнең уртача срогы бер айга кимеп, 29дан 28 айга калган.
Сентябрь аендагы (299,76 миллард сумга 1,57 миллион кредит) белән чагыштырганда, октябрьдә бирелгән кредитлар саны – 9 процентка, күләме – 4 процентка арткан. Бер ай эчендә кредитның уртача күләме 9 мең сумга кимеп, 191 мең сум тәшкил иткән.
Бирелгән кредитлар күләме буенча, гадәттәгечә, Мәскәү (37,22 миллиард сум), Мәскәү өлкәсе ( 25,6 миллиард сум), Санкт-Петербург (15,03 миллиард сум) кебек төбәкләр алга чыккан.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре