Татарстанда өлкән яшьтәге хатын-кыз үзенә ташланган төлкене буып үтергән

Татарстанда пенсионер хатын-кыз үзенә ташланган төлкене буып үтергән. Бу хакта “Татарстан-24” яза.

Урман янындагы Соколка авылда бер хатын-кызга төлке һөҗүм иткән. Пенсионер, шактый ук өлкән яшьтә булуына карамастан, гаҗәеп дәрәҗәдә ныклык күрсәткән:  ерткычны, куллары белән ябышып, үзеннән аерган. Авылдашлары  ярдәмгә килгән.
Пенсионерга хәзер котыру авыруыннан прививка ясыйлар. Үзе әйтүенчә, моңа кадәр мондый хәлгә тарыганы булмаган. Авылда төлке еш күренә, әмма кешеләргә ташлану очрагы күзәтелмәгән. Хәер, авылларда гына түгел, Казанда да төлкеләр очраштыргалый. Аларны сәнәгать производстволары булмаган тыныч районнарда, парклар һәм хәтта балалар мәйданчыларында очраталар.
Белгечләр моны төлкеләр саны арту белән аңлата. Озакламый Соколка авылында карантин кертәчәкләр. Ветеринарлар кисәтеп әйткәнчә, җәнлекнең селәгәе аша да котыру авыруын йоктырырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре