Татарстанда коронавируска каршы вакцинаны өлкән яшьтәге халыкның 50 проценты ясаткан. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина журналистларга матбугат очрашуы вакытында хәбәр итте.
- Вакцина ясатучылар гомуми халыкның 32 процентын тәшкил итә. 1 сентябрьгә бу күрсәткеч 60, 1 ноябрьгә - 80 процентка җитәргә тиеш. Вакцинаны хәзер ясатырга киңәш итәбез, моның өчен уңайлы чор, - диде идарә башлыгы урынбасары.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр иткәнчә, республикада 951 273 кешегә вакцина ясалган. Вакцинаның икенче компонентын 778 937 кеше алган. Аның әйтүенчә, хәзер ревакцинацияләү дә актив бара.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез