Татарстанда өлкәннәр өчен үзизоляция режимын бетерделәр

Иртәгәдән, 24 августтан, Татарстанда 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдән чыгарыла. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Соңгы берничә атна эчендә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең яңа очраклары арту темпы югары түгел, 0,5 процент дәрәҗәсендә. Республика Россия Федерациясе төбәкләре арасында эпидемиология вазгыяте буенча 82нче урында тора.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан коронавирус белән тотрыклы хәл булган төбәкләр арасында.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

коронавирус

Көн хәбәре