Быел Татарстанда “Гаилә” илкүләм (милли) проектына керүче “Өлкән буын” проектын гамәлгә ашыруга 347,8 миллион сум биреләчәк. Бу акча өлкәннәр һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру һәм үстерүгә юлланачак. Республика Финанс министрлыгы шул хакта хәбәр итә.
Озак вакыт карау системасы – үз-үзен карау сәләтен өлешчә яки тулысынча югалткан кешеләргә ярдәм итү өчен билгеләнгән комплекслы дәүләт программасы. Ул карауга мохтаҗ кешеләрнең сәламәтлеген кайгыртуга, социаль элемтәләрен һәм тормышка кызыксынуларын саклауга юнәлдерелгән хезмәтләр күрсәтүдән гыйбарәт.
Программа өйдә социаль хезмәтләр күрсәтүне, ярымстационар һәм стационар хезмәт күрсәтүне, шулай ук өлкәннәрне караучы гаиләләргә ярдәм итүне үз эченә ала.Акчаның 274,8 миллион сумы – федераль казнадан, 73 миллион сумы – Татарстан казнасыннан биреләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез