Газетага язылу

Татарстанда Омскида узачак Федераль Сабан туен үткәрү буенча оештыру комитеты төзелде

Татарстанда Омскида узачак XXVI Федераль Сабан туен үткәрү буенча оештыру комитеты төзелде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле боерыгын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Сабан туена әзерлек һәм аны үткәрү буенча чаралар планын эшләргә һәм расларга тиеш, дип яза «Татар-информ».

Оештыру комитеты рәисе итеп Татарстан Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев билгеләнде.

Аның урынбасарлары итеп ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров билгеләнде (соңгы икесе – килешү буенча) .

Оештыру комитеты секретаре итеп Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының ТР халыклары мәдәнияте һәм телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова билгеләнде.

2025 елда Федераль Сабан туе Якутскида узган иде.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре