Татарстанда опекуннар һәм попечительләргә айлык акчалата түләүләр арта

Татарстанда үз вазифаларын түләүле нигездә башкаручы опекуннар һәм попечительләргә айлык акчалата түләүне 3 мең сумнан 8641 сумга кадәр арттырачаклар. ТР Дәүләт Советының 15нче утырышында депутатлар ТР Гаилә кодексындагы тиешле үзгәрешләрне хуплады.

«Хәзерге вакытта опекуннар ала торган акчалата түләүнең күләме 3 мең сум тәшкил итә һәм опекада булган һәр бала исәбеннән чыгып түләнә. Әгәр гаилә өч яшькә кадәрге, яки инвалид балаларны, психик яисә физик үсешендә тайпылышлар булган балаларны опекага алган икән, акчалата түләүнең күләме 30 процентка арта һәм 3,9 мең сум тәшкил итә», – дип сөйләде ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов.

Опекуннар яки попечительләргә тиешле акчалата түләүнең база күләме 2013 елдан бирле яңадан каралмаган һәм индексацияләнмәгән, дип билгеләп үтте ул. «Хәзерге вакытта ул бүгенге икътисади шартларга туры килми», – дип искәртте Мөҗипов.

Октябрь аена булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 1715 бала тәрбиягә бала алган гаиләләрдә яши. 2026 елда аларның саны 1,6 мең булыр дип фаразлана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре