Татарстанда опекуннарга һәм попечительләргә түләүләрне арттыру планлаштырыла

Татарстан Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы утырышы узды. «Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 141.1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» закон проекты фикер алышуда төп мәсьәләләрнең берсе булды, ул опекуннарга һәм попечительләргә айлык түләүне арттыруны күздә тота. Бу хакта республиканың Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документны әзерләүчеләр сүзләренчә, түләүләрне арттыру гаиләләрнең социаль яктан якланганлыгын арттырачак, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен уңайлы шартлар тудырылачак, шулай ук республикада опека институты абруен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

«2013 елдан бирле опекуннарга һәм попечительләргә түләүләр яңадан каралмаган, гәрчә шул вакыттан икътисади чынбарлык сизелерлек үзгәрде. Без шундый мөһим һәм җаваплы бурычны үз өстенә алучыларга ярдәм итәргә омтылабыз», – диделәр утырышта.

Закон проекты айлык түләү күләмен 3 000 сумнан 8 641 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итә. Утырыш барышында түләүләрне арттыру яңа опекуннарны җәлеп итеп кенә калмыйча, ә авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен гаилә булганнарга да лаеклы шартлар тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәге ассызыкланды.

2025 елның июленә Татарстанда тәрбиягә алган гаиләләрдә 1 788 бала исәпләнә. 2026 елда балалар саны 1600 булыр дип фаразлана, шуларның 230ы – иң зәгыйфь категориядәге балалар.

Законны гамәлгә ашыру өчен республика бюджетының өстәмә чыгымнары 2026 елда 189 миллион сум тәшкил итәр дип көтелә.

Закон проекты билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертелде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре