Татарстанда ОРВИ белән авыру очраклары кимегән

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 84 очрагы теркәлгән. Авыручыларның гомуми саны 15 707га җиткән.

Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева матбугат очрашуында хәбәр итте.

– Үсеш темпы 0,5 процентны тәшкил итә. Узган атна белән чагыштырганда, авырулар санының кимүе күзәтелә. 5671 кеше медицина хезмәткәрләре күзәтүе астында үзизоляция режимын саклый, – диде ул.
Узган тәүлектә 86 укучының иртәнге медицина тикшерүен үтмәве турында да әйтелде. Республика мәктәпләрендәге барлык сыйныфлар да гадәти режимда эшли.
Тәүлек эчендә 98 авыру терелгән. Бүгенге көндә коронавирус инфекциясен җиңүчеләрнең гомуми саны – 12 138.

Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтте.
Бүгенге көндә республикада коронавирус инфекциясеннән 12 134 кеше вакцина ясаткан, вакциналарның 0,2 проценты утилизацияләнгән.

– Бу бик яхшы күрсәткеч. Вакциналарга мөмкин кадәр сак карарга тырышабыз. Шулай да, вакцина ясатырга язылучылар арасында килә алмаучылар табыла, – дип аңлатты Владимир Жаворонков.
Очрашуда ОРВИ белән авыру очраклары да 19 процентка кимегән, ә сезонлы грипп белән авыручылар әлегә теркәлмәгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

ОРВИ

Көн хәбәре