Татарстанда өшегән бала авыр хәлдә хастаханәгә озатылган

Татарстанда бер яшьлек сабый бик нык өшегән, дип хәбәр итте Республика балалар клиник хастаханәсенең 2нче балалар хирургия бүлеге табибы Владимир Линьков.

«Хәзер Республика балалар клиник хастаханәсенә безнең бригада бик авыр хәлдәге баланы алып килә», - диде табиб.

Өшегән сабыйның дүрт яшьлек апасы Алексеевск үзәк хастаханәсендә, аның бармакларыа зыян килгән. Табиблар аның хәлен уртача авырлыкта дип бәяли.

Балаларның имгәнү сәбәбен хокук саклау органы хезмәткәрләре ачыклаячак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре