Татарстанда өстәмә чикләүләр кертү мөмкинлеге бар

Элегрәк кертелгән катгый чикләүләр санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы гамәлдә булачак.

Татарстан хакимияте 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр кертелгән эш көннәрен озайтмаска булган. Бу хакта республиканың коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабы хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез: элек кертелгән катгый чикләүләр һәм тыюлар кайбер объектлар эшчәнлегенә,  тамаша-күңел ачу һәм массакүләм чаралар үткәрүгә карата санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы гамәлдә булачак.

Шулай ук оператив штаб өстәмә чикләү чараларын кертү мөмкинлеге булуын да искәртә. Аларның исемлеге хәзер Татарстан Хөкүмәте каравында.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

коронавирус ковид

Көн хәбәре