Җинаять эше материалларына караганда, Гладкова 2018 елның маеннан 2020 елның мартына кадәрге чорда “отышлы бәядән” фатир сату һәм сатып алу буенча ярдәмен тәкъдим иткән, шулай ук “процент бирү” хисабына акчалар кабул иткән. Шушы вакыт эчендә Чаллыда яшәүче 190 кешедән барлыгы 360 миллион сумнан артыграк акча урлаган.
Аферист, акчаны кире кайтару яки күчемсез милек белән алыш-биреш ясауны вәгъдә итеп, кемнәрнеңдер акчасын кесәсенә салып куйган.
Суд аны 10 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Мошенник гомуми режимдагы төрмәдә утырачак. Хөкем карары үз көченә кермәгән әле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез