Татарстан шулар исәбенә кергән. Ләкин бары тик Казанда яшәүче гаилә парлары гына мондый ярдәмгә исәп тота ала.
Камчатка краенда да шундый ук хәл: Петропавловск-Камчаткадагы гаилә парларына гына түләячәкләр. Мондый түләүне җайга салган бердәм федераль закон юк әле. Гәрчә август аенда Иҗтимагый палатаның Гаилә мәсьәләләре буенча комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко федераль дәрәҗәдә мондый ярдәм чараларын кертүне тәкъдим итсә дә. Әлегә төбәкләр бу түләүне һәм аны алу шартларын мөстәкыйль билгели.
Әйтергә кирәк, иң зур түләүләрнең берсе Чиләбе өлкәсендә гамәлдә булып килә. Биредә 50, 60 һәм 70 ел бергә яшәүчеләргә 50, 100 һәм 150 мең сум түлиләр. Мәскәүдә 50 ел бергә яшәүчеләргә – 29,6 мең, 65, 70 ел яшәүчеләргә – 44,4 мең сум тиеш.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез