Татарстанда «Озон» маркетплейсы үзәге ачылды

Кешеләргә товарларны тиз арада алу, ә җитештерүчеләргә сату эшчәнлеген киңәйтү мөмкинлеге. Татарстанда «Озон» маркетплейсы үзәге ачылды. Бу – компаниянең Идел буендагы төп логистик үзәге булып тора. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Компаниянең бу үзәге көн саен 80 меңләп посылка эшкәртә һәм 5 млн товарны саклый ала. Үзәк 670 кешене эшле итә. Үзәкне ачу белән җирле эшкуарларның маркетплейска чыгуы шактый гадиләшәчәк, халыкка да үз заказларын икенче көнгә үк алу мөмкинлеге туачак.

Ачылыш тантанасында Рөстәм Миңнеханов компаниягә алга таба да бу юнәлештә үсүен теләде.

– Искиткеч объект. 38,5 мең квадрат метр мәйданда 400 меңләп төр эшләнмәләр белән сату итеп була. Безнең өчен иң мөһиме – җитештерүчеләребезнең базарга чыгу мөмкинлеге. Нәтиҗәсен күрәбез: 9 ай эчендә электрон сәүдә әйләнеше биш тапкыр артты. «Озон» һәм «Ромекс Групп» компанияләренә рәхмәтемне белдерәм. Кыска вакыт эчендә шушындый корылмалар сафка басты. Әле киләчәккә планнарыбыз бар. Без электрон сәүдәнең кулланучылары да, катнашучылары да булырга тиеш, – диде республика җитәкчесе.

Моннан тыш бу көнне Яшел Үзәндә «Озон»ның күпләп сату һәм тарату үзәгенең икенче чираты төзелешен дә башлап җибәрделәр. Әлеге корылманы 2023 елда файдалануга тапшырачаклар. Үзәк 4 га мәйданны биләячәк.

Сүз уңаеннан, Яшел Үзән территориясендәге әлеге корылмалар Моношәһәрләрне үстерү фонды теләктәшлеге белән сафка баса. Фонд директоры Ирина Макиева әйтүенчә, берничә ел элек бу урында буш басудан кала берни дә булмаган.

– Ул вакытта бу территорияләрнең үз тормышы белән яшәвен теләдек. Шул чакта бу максатларга фондтан – 930 млн сумнан артык, төбәк бюджетыннан 350 млн сум акча бүлеп бирелде. Бер-беребезгә ышанып эшләү шушындый нәтиҗәләргә китерде. Хәзер биредә җиденче резидент үз эшен башлады. Алга таба тагын берничә объект ачылачак, Яшел Үзән өчен яңа эш урыннары булачак, – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Озон

Көн хәбәре