Татарстанда пандемия төзелеш эшләрен туктатмаган

Пандемия вакытында төзелеш өлкәсе бер генә минутка да тукталып тормады, йортлар салынды, мәктәпләр, бакчалар төзелде. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев сөйләде. 

Быел Татарстанда ел ахырына кадәр 22 балалар бакчасы төзелеп тапшырылачак. Моның өчен 5,28 миллиард сум тотылачак. Әлеге төзелеш эшләре “Демография” илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла. Төзүчеләр 1 сентябрьгә 14 бакчаны куллануга тапшырачак, сентябрь ахырына кадәр тагын 8 не төзергә җыеналар. Бу бакчаларда 1,5-3 яшьлек сабыйлар өчен 2,5 мең урын булачак. Калганнары 3-7 яшьлекләргә исәпләнгән.
Министр урынбасары, бакчаларның күпләп төзелүе аркасында күп кенә яшь әниләр эшкә чыга алачак, дип ышандыра. Аның сүзләренә караганда 2010-2019 еллар эчендә республикада тормышка ашырыла торган төрле программалар һәм федараль бюджеттан бирелгән акчалар ярдәме белән 37,5 мең урынлы 239 бакча төзелгән.
Мәктәпләр саны да әкренләп арта. Быел 20 мәктәп төзеләчәк. Шуның 13е яңа уку елына тапшырылыр дип көтелә. Питрәч районының Царево торак комплексында яшәүчеләрнең балаларын бәхет баса. Алар өчен 1224 урынга исәпләнгән мәктәп ачылачак. Нәкъ шундый ук белем йорты Казанның Нәҗип Җиһанов һәм Бондаренко урамнарында сафка басачак.
Үз укучыларын яңартылган килеш каршы алачак мәктәпләр дә билгеле. Болар – Казанның Яңа Савин районында урнашкан 165 нче, Чистайның Полющенко урамындагы, Алабуга, Лаеш районы Усад авылындагы, мәктәпләр. Әлки районында исә балалар бакчасын да үз эченә сыйдырган белем йорты сафка басачак.
Илшат Гыймаев исә, эшлим дигән кешене кимсетмибез, төзелеш өлкәсе бик күп белгечләрне эшле итә ди.
–Бизәкләүчеләр, ташчылар, монолитчылар күпме акча эшләүләрен алсак, аларның хезмәт хаклары лаеклы. Бизәкләүчеләр 50дән 70 мең сумга кадәр, монолитчылар, ташчылар киеренке эш булганда аена 100-120 мең сумнан артык акча эшли, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре