Газетага язылу

Татарстанда паркта алты кешене төлке тешләгән

Чаллының “Яр буе” паркында төлке тешләгән 6 кеше, шул исәптән 3 бала шәһәр хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән.

Бу хакта “Татар-информ” шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

“Барчасына тулы күләмендә кичекмәстән медицина ярдәме күрсәтелде. Табиблар мондый очракта күздә тотылган дәвалау-профилактика чараларын уздыра. Зыян күрүчеләрнең гомеренә берни янамый”, – дип хәбәр ителгән агентлыкка. Моңа кадәр интернет челтәрендә шәһәрнең “Яр буе” паркында кыргый төлкенең кешеләрне тешләве турында хәбәрләр пәйда булган. Шәһәрнең Үзәк район башлыгы Фидарис Хәбибуллин махсус хезмәтләрнең төлкене эзләүгә керешүен белдергән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре