• Фото: «Российская газета»

Татарстанда пассижир поезды йөк машинасына килеп бәрелгән: машина икегә аерылган

Казаннан Санкт-Петербургка баручы пассажир поезды тимер юл аша чыгу урынында КамАЗ белән бәрелешкән. Бу хакта «Российская газета» Идел буе транспорт прокуратурасы мәгълүматларына таянып яза.

Гадәттән тыш хәл Яшел Үзән районында Свияжск станциясе тирәсендә тимер юл аша чыгу урынында булган. Үлүчеләр юк, әмма поезд локомотивына җитди зыян килгән. Шулай ук йөк машинасы икегә аерылган диярлек.

КамАЗ йөртүчесенә медицина ярдәм күрсәтелгән. Локомотив алыштырылган һәм поезд юлын дәвам иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре