Татарстанда педагогларга торак шартларын яхшырту өчен сертификат бирәчәкләр

Татарстанда, беренче тапкыр буларак, укытучыларга торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар кертелә. 1 миллион сумга кадәрге сертификатны, конкурс нигезендә, кимендә өч еллык хезмәт стажына ия булган, 50 яшькә кадәрге 300 педагог алачак. Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

«Торак сертификаты ярдәмендә ипотекага торак сатып алганда беренчел кертемне яки инде алынган ипотеканың бер өлешен яисә ипотекасыз гына алынган фатир бәясенең бер өлешен түләп булачак», – дип сөйләп үткән министр.

Аның әйтүенчә, торак сертификатына балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр. мәктәп һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укытучылары дәгъва кыла алачак.
«Моның өчен педагог төп эш урынында кимендә бер ставкага эшләргә тиеш. Мәктәп укытучысы өчен – атнасына 18 сәгать, урта һөнәри белем бирү учреждениесе укытучысы өчен – елына 720 сәгать. Тагын бер мәҗбүри шарт – сертификат алганнан соң биш ел эшләү», – дип аңлатып үткән Һадиуллин.

Заявкалар 2026 елның гыйнварыннан кабул ителә башлаячак. Түләүләр исә киләсе елның августыннан бирелә. Әлегә исә, министр әйтүенчә, кирәкле норматив документлар эшләнә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре