Татарстанда пенсионер укытучы мошенникларга миллион сум акча биргән

Татарстан укытучысы мошенникларның хәйләсенә ышанып, миллион сум акчасын югалткан. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пенсионер укытучы күргән зыян миллион сумнан артык. Полициягә хәбәр иткәнчә, бер атна дәвамында аңа билгесез кешеләр шалтыраткан, алар үзләрен ФСБ хезмәткәрләре итеп таныштырганнар. Барысы да хатын-кызның банктагы акчалары Украина Кораллы Көчләре ихтыяҗларына рөхсәтсез күчерү куркынычы астында, дип ышандырганнар.

Вакыйганы булдырмас өчен, хатын-кызга акчаны саклап калу юлын тәкъдим иткәннәр. Ул чит кешеләргә ышанган һәм йортына килгән иргә бер миллион ун дүрт мең сум акча тапшырган. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Мошенникларның телефон номерлары Мәскәүдә, Владимир һәм Самара өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында теркәлгәнлеге ачыкланган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре