Газетага язылу

Татарстанда өлкән буынны МАХ белән таныштыру буенча курс ачылган

Татарстанда 55 яшьтән өлкәнрәкләрне МАХ мессенджеры белән таныштыру буенча курслар ачылган. Бу хакта «ТАСС» платформаның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

«Пенсионерлар берлеге һәм «Өлкән яшьтәгеләр университеты», Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә, республикада яшәүче 55 яшьтән өлкәнрәкләрне МАХ мессенджеры белән таныштыру өчен курс ачты», – дип сөйләп үтелгән агентлык хәбәрчесенә мессенжерның матбугат хезмәтеннән.

Укыту-өйрәтү, мессенджер урнаштырудан алып, аккаунт булдыру, видеоконференцияләр оештыру, ике факторы аутентификация көйләүгә кадәр, 6 практик дәрестән торачак. Теләге булганнарга барлык дәресләрне кабаттан узу мөмкинлеге дә каралган.

«Дәресләр 2 февральдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта башланды. Алар алга таба башка мәйданчыкларда да уздырылачак», – диелгән матбугат хезмәтендә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре