Татарстанда пенсионерның 600 мең сум акчасын урлаганнар

Полициягә Лениногорскида яшәүче 60 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул интернетта өстәмә акча эшләү турында мәгълүмат күрүен сөйләгән. Теркәлү узганнан соң, аңа билгесез кеше шалтырата, үзен трейдер дип таныштыра. Ир-ат сатулар өчен смартфонга берничә кушымта йөкләргә һәм 15 мең сум күләмендә беренче взнос кертергә кирәген әйтә.

Шалтыраткан кеше керемнең кертелгән акча күләменә бәйле булачагын әйтә. Өч атна дәвамында хатын-кыз счетка 600 меңнән күбрәк акча күчергән.

Күпмедер вакыттан соң ул акча алырга теләгән, әмма моның өчен страховка, комиссия һәм башка взнослар түләргә кирәк булган.

Хатын-кыз аферистлар тозагына эләгүен аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре