Элемтәгә керү өчен 117 номерын җыеп, 4 нче төймәгә басарга кирәк. Хәзерге вакытта Татарстанда гаскәрләрнең шушы төрендә хезмәт итүгә кандидатлар җыялар. Контракт билгеле бер вакытка төзелә. Шуннан соң хәрби, яңасына кул куймаган очракта, хәрби хезмәттән җибәрелә. 117 номерына шалтыратып, контрактны ничек төзергә икәнен, яшь буенча, сәламәтлек буенча чикләүләрне, нинди белемгә ия булырга, нинди документлар тапшырырга кирәклеге турында белешергә мөмкин.
Элемтә үзәге белгече кая һәм ничек мөрәҗәгать итәргә икәнен аңлатачак, кирәк икән – контракт хезмәтенә сайлап алу пункты белгечләре белән тоташтырачак. Кандидат тиешле таләпләргә туры килсә, аның мәгълүматлары сайлап алу пунктындагы белгечкә тапшырыла. “KazanFirst” хәбәрчесенә пилотсыз системалар гаскәрләре башлыгы урынбасары полковник Сергей Иштуганов искәртеп үткәнчә, бу гаскәр төре узган елның 21 ноябрендә оештырылган. Моңа кадәр төрле гаскәрләрнең пилотсыз очкычлардан файдаланучы подразделениеләре генә булган. Яңа гаскәрләрнең хәрбиләре, “Герань”нән алып, “Странник” чылбырлы тәгәрмәчле дроннар һәм экипажсыз катерларга кадәр –пилотсыз очучы, йөзүче яки хәрәкәтләнүче барлык җайланмалар белән идарә итәчәк. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт буенча хезмәт итү шартлары гадәтиеннән аерыла.
Хезмәт итү срогы, контракт азагына кадәр хәрби хәрәкәтләр төгәлләнмәгән очракта да, автомат рәвештә озайтылмый. Хезмәт итүнең минималь вакыты – 1 ел. Хәрбиләр башка хезмәтләргә күчерелми, Татарстан белән күрше төбәкләрдә пилотсыз системалар белән идарә итүгә өйрәтелә. Компьютер уеннарын яратучыларның мондый гаскәрләргә эләгү мөмкинлекләре зуррак, чөнки аларның бармаклары шомарган, интерфейсны әйбәт белүләре өйрәтү процессын тизләтә. Исегезгә төшерәбез: 1 гыйнвардан Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзергә ниятләүчеләргә түләү күләме 2,9 миллион сумга җиткерелде. Илдә иң зур түләүләрнең берсе бу. Түләү ике өлештән тора: 2,5 миллион сумы – республика казнасыннан, 400 мең сумы – министрлыктан бирелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез