Татарстанда 08.12 сәгатьтә "пилотсыз куркыныч" режимы гамәлдән чыгарылды. Хәбәр гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында килде.
Аэропортлар штат режимында эшли башлады. Чикләүләр гамәлдә булган вакытта Казанга рейслар башкарган ике самолет запас аэродромга төшкән.
Казан аэропорты өчен "Ковер" режимы 02.50 сәгатьтән гамәлгә кертелгән, Түбән Кама аэропорты өчен бу режим 05.13 сәгатьтән гамәлдә булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез