Газетага язылу

Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдән чыгарылды

Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы режимы гамәлдән чыгарылды. Ул кичә 22.53 сәгатьтә кертелгән иде. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында хәбәр ителде.

Шул ук вакытта ракета һөҗүме куркынычы режимы да игълан ителгән иде, анысы 00.47 сәгатькә кадәр сакланды. Бүген исә 06.06 сәгатьтә республиканың Түбән Кама, Алабуга һәм Чаллы шәһәрләрендә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы игълан ителде. Бу шәһәрләрдә әлеге режим Мәскәү вакыты буенча 09.03 сәгатьтә гамәлдән чыгарылды.

Шулай ук Казан һәм Түбән Кама аэропортлары эше чикләнгән иде, хәзер ике аэропорт та штат режимында эшли.

Идел буеның кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Чувашия, Удмуртия республикалары һәм Саратов өлкәсендә дә ракета һөҗүме реЖимы гамәлдә булды.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре