Татарстанда 4:44 сәгатьтә пилотсыз очкыч куркынычы режимы гамәлгә кертелде.
Бу хакта мәгълүмат Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында хәбәр ителә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Татарстанда 4:44 сәгатьтә пилотсыз очкыч куркынычы режимы гамәлгә кертелде.
Бу хакта мәгълүмат Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында хәбәр ителә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Бүген Менделеевск районы Советының хисап утырышында 2025 елдагы эшкә йомгак ясалды, аның эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Моннан тыш, муниципаль депутатлар 2026 елга бурычлар турында фикер алыштылар.
Арчада яшәүче кул эшләнмәләре остасы Гөлнар Сәгыйтҗанова гадәти булмаган шөгыль белән кызыксына. Ул эшләнмәләрен эпоксид сумала кулланып иҗат итә. Кул остасы белән иҗатка килү юлы, районда акча эшләү серләре һәм тормыш кыйммәтләре турында сөйләштек.
Республика укучыларын беренче һөнәргә өйрәтә башладылар. Дөрес, әлегә сынауда 2 меңнән артык кеше катнаша. Алар балта остасы, бакчачы, аш-су остасы һәм башка белгечлекләр алып чыгачак. Егет-кызлар һөнәргә кайда һәм ничек өйрәнә?
Муса Җәлилнең әсирлектәге иҗаты безгә моңа кадәр мәгълүм булган ике блокнот белән генә чикләнми. Тагын икесе хәрби архивларда бүгенгә кадәр «яшерен» тамгасы белән саклана дип фаразлана. Филология фәннәре докторы Рамил Исламов исә шагыйрьнең 120 еллыгына «күчтәнәч» буларак өлгерткән «Муса Җәлил: биобиблиографик күрсәткеч» китабында 10 блокнот турында сүз алып бара.
Кечкенә буйлы, чандыр гына хатын-кыз булгач, аның турында юаш һәм кыюсыздыр дип уйлап куясың. Аралаша башлагач, җырчы Гөлсирин Абдуллинаның бик үҗәт, тырыш, алынган эшен ахырына кадәр җиткерә торган көчле кеше булуына инанасың. Хейтерлары аны ничек кенә кимсетми. Ә ул бирешми. Ире Азат Абитов белән җырлар яздырып, татар эстрадасында үз сукмакларын ерып баралар.
Бүген Казанда, иҗтимагый ярдәм штабы базасында, ике сәгать дәвамында (16:00 дән 18:00 гә кадәр) «Хатын-кыз игътибары» «Буллингка каршы бергә» кайнар линиясе эшләде, аны уздыру инициативасы белән Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары чыккан иде.
Әлеге конкурс 13 тапкыр үткәрелә һәм ул Казан дәүләт мәдәният институты белән берлектә оештырыла.
Хезмәт һәм хәрби батырлык. Казандагы 179 нчы гимназиядә узган парламент дәресендә әнә шул хакта сөйләштеләр. Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган иде ул. Укучылар әби-бабаларының, ә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әтисе Хәйрулланың Җиңүгә керткән өлешен искә төшерде.
Балтачның сигез яшьлек кызы Диләрә менә өч елдан артык инде патриотик җырлар җырлый. Әтисе Николай СВОга киткәннән бирле. Башта өйдә генә, үзләре өчен җырласа, бер елга якын инде «Струна» инструменталь балалар ансамбле солисты ул.
Фикер өстәү
Фикерегез