Авыруларга тиз бирешүчеләр өчен вакцина ясауга барлыгы 127 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Республикада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә эпидкүрсәткечләр буенча вакциналар сатып алуга бирелә торган акча 2 тапкыр арттырылган. Бу хакта Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина белдергән.
 - Чирләргә тиз бирешүчән кешеләргә пневмококк, менингококк, җил чәчәге (ветрянка), бума ютәл (коклюш) авыруларыннан вакциналар ясау өчен республика бюджетыннан беренче тапкыр шундый зур сумма – 127 миллион сум бүлеп бирелде. – дигән Авдонина.
 Узган елда бюджеттан өстәмә акча хисабына бума ютәлдән прививка ясый башлаганнар.
 - Бу эш тукталып калмаска тиеш. 2021 елга безнең бурыч – шушы инфекцияләргә һәм, әлбәттә инде, ковидка каршы вакцинацияне дәвам итү, – дип өстәгән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез