Татарстанда пневмококка каршы прививка ясаячаклар

Татарстанда гриппка вакцинация вакытында пневмококка каршы прививка да ясалачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте. 

2019 елда пневмококк инфекциясе пневмония китереп чыгару аркасында үлүчеләр саны арткан. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән пневмококк инфекциясенә каршы вакциналар сатып алуга акча бүлеп бирелгән. Хәзер әлеге авыруга аеруча бирешүчеләргә прививка ясый башлаячаклар.

Быел 60 млн сумга 23 мең доза вакцина сатып алырга җыеналар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре