Биектау районының Чыпчык станциясендә поезд 63 яшьлек пенсионерны таптаткан. Аның тимер юл аша тиешсез урыннан чыгып килүе булган.
Машинист поездны вакытында туктатырга өлгермәгән һәм ир-ат поезд көпчәкләре астында калган. Пенсионер шундук җан биргән. “Вечерняя Казань”, Россия Тикшерү комитетының транспортта тикшерү үзәк идарәсе мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.
Ведомство юл хәрәкәте һәм тимер юл транспортыннан файдалану кагыйдәләрен бозу статьясы буенча тикшерү оештырган. Фаҗиганең барлык сәбәпләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез