Газетага язылу

Татарстанда поляр балкыш һәм көчле магнит давыллары көтелә

9 һәм 10 декабрьдә уртача һәм көчле интенсивлыктагы (G2-G3 дәрәҗәле) магнит давыллары көтелә. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе Космик тикшеренүләр институтының Кояш астрономиясе лабораториясендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».

Бу күренешнең сәбәбе – Кояш-Җир сызыгында кояштагы M8.1 класслы кабынудан соң плазма атылу. Нәтиҗәдә планетага йогынты максималь дәрәҗәдә көчле булачак.

Геомагнит йогынтының иң көчле фазасы 9 декабрьгә көннең икенче яртысына туры киләчәк. Галимнәр билгеләп үткәнчә, бу чорда, аяз һава торышы шартлары булган очракта, Россиядә, шул исәптән Татарстанда яшәүчеләр поляр балкышлар күзәтә алырга мөмкин.

«Илнең үзәк өлешендә һава торышы болытлы, шуңа күрә бу күренешне күреп булачагына артык өметләнмәскә кирәк. Ләкин берәү дә яхшыга өметләнүне тыймый», - дип билгеләделәр лабораториядә.

Геомагнит давыллары якынча пәнҗешәмбе, 11 декабрьгә, кадәр сизеләчәк. Татарстанлыларны магнит давыллары физик халәткә тәэсир итәргә мөмкин, дип кисәттеләр.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре