Бу хакта “KazanFirst” Эчке эшләр министрлыгы хәбәренә таянып яза. Җинаять эше мәгълүматлары буенча, бер хатын-кыз социаль челтәрләрдә онлайн-кибеткә юлыгып, шуннан үзенә кирәкле товар сайлап алган да 15 мең сумнан артыграк күчергән. Ләкин заказы килмәгән. Ялган сатучыны Казан урамында тоткарлаганнар. Аның инде моңа кадәр дә хөкем ителгән булуы билгеләнгән. Ир-ат үзенең гаебен таныган.
Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре аның Казандагы башка шундый җинаятьләргә катнашы булу-булмавын тикшерә. Полиция онлайн-кибеттән товар сатып алганда игътибарлы булырга һәм бары тик ышанычлы сәүдә мәйданчыкларыннан гына файдаланырга чакыра.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез