30 август көнне кич Бөгелмә районы Соколка авылы янында җитди инцидент булган.
KazanFirst үз чыганакларыннан билгеле булганча, полиция хезмәткәрләре "Лада" машинасын туктатырга тырышып караган, әмма машина йөртүче буйсынмаган. Нәтиҗәдә, тәртип сакчылары корал кулланырга мәҗбүр булган.
Машина басуга чыккан һәм анда инде туктаган. Ачыкланганча, машинадан ике яшүсмер йөгереп чыккан һәм качкан. Машинада 15 яшьлек яраланган яшүсмер калган, ул ату җәрәхәтләре белән хастаханәгә китерелгән. Бала исән. Бу вакыйганың барлык нечкәлекләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез