Чаллының 6нчы шәһәр поликлиникасы хезмәткәре Алла Мазаеваны “СВОга ярдәм иткән өчен” медале белән бүләкләгәннәр. Нәхсән ул үзе, гомумән, медицина учреждениесенең барлык хезмәткәрләре эштән бушаган арада гуманитар ярдәм җыюда актив төстә катнаша. Поликлиника коллективы инде менә берничә ел дәвамында “Своих не бросаем 16” волонтерлык төркеме белән хезмәттәшлек итеп килә, дип яза “Татар-информ”.
“Алга таба да бу эшне дәвам итәчәкбез, чөнки мин шулай тәрбияләнгән...” – ди Алла Мазаева.
Поликлиника хезмәткәрләре буш вакытларында мунчала һәм оекбашлар бәйләп, медикаментлар, яраны бәйләү материаллары сатып алып, хәрбиләргә озаткан. Әмма медиклар озак вакытлар буе хәрбиләрдән бернинди дә җавап алмаган. Шуннан соң алар “Своих не бросаем 16” волонтерлар төркеменә мөрәҗәгать итәргә булган. Хәзер исә ярдәмне шулар аша тапшыралар.
“Һәр ай саен, хезмәт хакы алуга, акча җыябыз, җылы кием-салым, дарулар сатып алабыз. Талпаннар уяна башлагач, энцефалиттан препаратлар җибәрәбез. Хәрбиләргә шоколад, Татарстанда җитештерелгән тушенка, чәкчәк юллыйбыз. Аларга безнең күчтәнәчләр бик ошый. Хәрбиләр безгә видеолар, Рәхмәт хатлары җибәрә. Посылкаларыбызның аларга барып ирешүенә бик шатбыз”, – дип сөйләп үткән Алла.
Медальгә килгәндә, Алла Мазаевага аны хәрби хезмәткәрләр үзләре тапшырган.
“Нинди сөенү, горурлык хисләре кичерүемне әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел. Әле генә алгы сызыкта булып кайткан кеше хәзер сиңа тантаналы төстә медаль тапшырсын әле!.. Әмма минем шуны әйтәсем килә: бу бүләк минеке генә түгел, бәлки 6нчы поликлиниканың бөтен коллективыныкы”, – дип билгеләп үткән медицина хезмәткәре.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез