Татарстанда прокуратура әтиләре СВОда һәлак булганнан соң ятимнәргә түләүләр алуга ярдәм иткән

Казанда әтиләре СВОда һәлак булган 3 балага (алар балалар йортында тәрбияләнә) прокуратура тикшерүеннән соң банк счетлары ачканнар. Бу хакта Татарстанның күзәтчелек ведомствосы хәбәр итә.

Тикшерү күрсәткәнчә, балалар йортындагы 3 баланың әти-әнисе суд карары буенча ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Балаларның әтисе контракт буенча хәрби операциядә катнашкан. Ир-ат 2023 елның декабрь азагында яраланып, госпитальгә озатылган. 2024 елның мартында вафат булган.

Быел февраль аенда хәрби комиссариат һәлак булган ирнең балалары өчен банктан шәхси счетлар ачуны сораган. Әмма банк счетлар ачудан баш тарткан һәм балалар үзләренә тиешле түләүләрне ала алмаган. Эшләр болайга киткәч, Идел буе районының балалар йорты директоры прокуратурага 3 балага түләү алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Күзәтчелек ведомствосы бу эшкә алынганнан соң балаларга банк счетлары ачылган, иминият компаниясенә түләүләрне хәл итү өчен кирәкле документлар юлланган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре