Татарстанда прокуратура СВОда һәлак булган хәрбинең 12 яшьлек кызын яклап чыккан

Казаның Вахитов районы прокуратурасы вәкилләре махсус хәрби операция зонасында һәлак булган хәрбинең 12 яшьлек кызына мирас алырга ярдәм иткән. Кызның язмышы турында “KazanFirst” хәбәрчесенә прокуратураның матбугат хезмәтендә сөйләп үткәннәр.

Әтисе һәлак булганнан соң бала тома ятимгә әйләнгән. Ир-атның мөлкәте кызның әбисенә калган. Аның йортын һәм җир кишәрлеген шул пенсионер хатын-кызга тапшырганнар. Бала исә, балигъ булмаган булуы сәбәпле, мираска хокукын белдерә алмаган. Шуңа күрә прокуратура хезмәткәрләре, кызның хокукларын яклау максатында, Азнакай шәһәре судына дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә дәүләт хакимияте органы хәрби хезмәткәрнең кызын законлы варис буларак таныган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре