Татарстанда район үзәк хастаханәсенең баш табибы үлгәннәрне “дәвалаган”

Хезмәткәрләрнең күпчелек өлеше махинацияләрдә катнашудан баш тарткан, әмма шәфкать туташлары басым астында ялган документлар рәсмиләштерү белән килешкән.

Әлкинең Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина үлгән кешеләрне “дәвалау” турында медицина карталарын рәсмиләштерүдә гаепләнелә. Хастаханәнең берничә табибы “KazanFirst” журналистына сөйләп үткәнчә, Одушкина “Ашыгыч ярдәм” фельдшерларыннан (кешенең үлгәнлеген раслаган фельдшерлар турында сүз) өйләрендә үлүчеләр турында мәгълүматлар алган. Шуннан соң, янәсе, үлгәнче, берничә көн алдан стационарга килеп дәваланулары турында документлар тутырырга кушкан.

– Одушкина хастаханәнең барлык бүлекләре мөдирләренә шундый медкарталар тутырырга кушты. Шәхсән мин баш тарттым, калган табиблар да аның сүзен тыңламады, чөнки бу – җинаять. Шул сәбәпле ул медицина карталарын Юхмачы хастаханәсе аша рәсмиләштерә башлады. Анда табиб юк, фәкать кече медицина персоналы гына. Шәфкать туташлары баш тарта алмый бит, ул аларны мәҗбүр итте. Нәтиҗәдә процедуралар турында мәгълүматлар Мәҗбүри медицина иминияте фондына түләүгә җибәрелеп, алар өчен түләнелде, – дип сөйләп үткән журналистка район үзәк хастаханәсе анестезиологы Эма Шәйхетдинова.

Базарлы Матак район үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире Алсу Зәкиуллина да баш табиб турында шулай сөйләгән. Одушкина аны да ялган медицина карталарын рәсмиләштерергә мәҗбүр итмәкче булган. Әлегә “KazanFirst” басмасына үлгәннән соң стационарда “дәваланган” 16 кеше турында мәгълүм. Агентлык хәбәрчесе, кайберләренең туганнары белән элемтәгә кереп, мәрхүмнәрнең үләр алдыннан стационарда дәваланмаганлыклары турында мәгълүматны раслаган.

Базарлы Матак район үзәк хастаханәсеннән Татарстан Тикшерү комитетына һәм прокуратурага мөрәҗәгать иткәннәр. Мөрәҗәгать буенча тикшерүчеләр тикшерү башлап җибәргән. Аның нәтиҗәләре турында соңрак хәбәр ителәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре