Газетага язылу

Татарстанда рекрутерлар өчен «кайнар линия» эшли башлады

Татарстанда рекрутерлар өчен «кайнар линия» эшли башлады. Сораулар һәм тәкъдимнәр буенча алар 8 800 505 60 26 номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 1 гыйнвардан Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә түләү 2,9 млн сум тәшкил итә. Бу илдә иң югары түләүләрнең берсе һәм Идел буе федераль округында иң югарысы. Нәкъ менә Татарстанда бүгенгә СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән өч меңнән артык муниципаль акт кабул ителгән.
«Татар-инфом» хәбәр итүенчә, Казан сайлау пунктында катгый рәвештә хәрби-учет белгечлеге һәм кандидатның шәхси теләге буенча эшлиләр – барлык хәрби округларда һәм гаскәрләр төрләрендә вакансияләр бар. Хәзер җыю өч төп юнәлеш буенча алып барыла: пилотсыз системалар гаскәрләре, Африка корпусы һәм Үзәк хәрби округ.

Татарстанда контрактны шулай ук хатын-кызлар да төзи ала. Алар өчен төп таләп – медицина белеме булу.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре