Татарстанда ришвәткә кондиционер алган полиция хезмәткәрен хөкем итәчәкләр

Алабуга Дәүләт автомобиль инспекциясенең теркәү-имтихан бүлеге элекке җитәкчесе суд хөкеме алдына басачак. Аның ришвәт алуы һәм иминиятләштерү өлкәсендә мошенниклыкка юл куюы күздә тотыла. Тикшерүчеләр элеккеге хокук саклау хезмәткәренә карата ачылган җинаять эше буенча җитәрлек дәлилләр туплаган инде. Бу хакта “KazanFirst” Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Эш материалларына караганда, элекке полиция хезмәткәре бер автомәктәп директорыннан ришвәткә кондиционер алган. Шуның бәрабәренә ул автомәктәптә укучылар өчен имтихан көннәрен билгеләү һәм документлар кабул итү мәсьәләләрендә булышырга вәгъдә иткән. Ул гына да түгел әле: тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, әлеге ир-ат полиция хезмәткәре булган чагында транспорт компаниясе механигыннан, автомобильләргә тикшерүне тизрәк уздыру бәрабәренә, машиналарга ягулык салдырган. Моннан тыш, авариядән соң зуррак күләмдә иминият түләве алу өчен, ялган документлар эшләгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре