Газетага язылу

Татарстанда робот йөрәге бер сәгать туктап торган кешене үлемнән коткарып калган

Чаллыдаробот-реаниматолог табибларга сырхауны клиник үлемнән чыгаруга ярдәм иткән. Йөрәге туктаганнан соң 65 минут узгач аны якты дөньяга кире кайтаруга ирешкәннәр, дип яза «Российская газета».

Әлеге тиңдәшсез очрак Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә булган. Бирегә Менделеевскидан 62 яшьлек ир-атны инфаркт белән китергәннәр. Бу вакытта аның инде йөрәге типмәгән. Медиклар шундук ир-атны ничек тә үлем тырнагыннан йолып калуга керешкән. Аны ясалма сулыш аппаратына, ЭКМОга (йөрәк урынына канны куа) тоташтырганнар. Шуннан соң хирурглар коронар артериясенә стент урнаштырган. Әмма робот-реаниматолог ярдәм итмәсә, боларның гына файдасы булмас иде. Ул ир-атның йөрәгенә массаж ясап, баш миен кислород белән тәэмин итеп торган. Гадәттә табиблар, 30 минут эчендә клиник үлемнән чыгармаса, сырхау үлә. Әмма бу очракта алар бер сәгать узгач та өметләрен өзмәгән һәм ир-атны үлемнән коткарып калуга ирешкән. Ир-ат җиде көн реанимациядә ЭКМО аппаратына тоташкан хәлдә ятканннан соң кардиология бүлегенә күчерелгән. Хәзер инде ул, савыгып, өенә кайткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре