Билгеле булганча, Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә түләү күләме 2,9 миллион сум тәшкил итә. Илдә иң зур түләүләрнең берсе бу. Түләү ике өлештән тора: 2,5 миллион сумы – республика казнасыннан, 400 мең сумы Оборона министрлыгыннан бирелә. Моннан тыш, предприятиеләр һәм вузлар (студентлар контракт төзегән очракта), өстәмә түләү дә билгели ала.
Виктор Никитин сүзләренә караганда, Татарстанда контракт төзү өчен уңайлы шартлар тудырылган.
– Безгә бөтен ил буенча киләләр. Республикада хәрбиләрнең үзләренә дә, аларның гаилә әгъзаларына да яхшы социаль ярдәм күрсәтелә. Кандидатларны аэропортта, тимер юл вокзалында, автовокзалда каршы алабыз, торак һәм көненә өч тапкыр кайнар аш белән тәэмин итәбез. Медицина тикшерүе узарга булышабыз. Хәрби бүлекчәләргә киткәндә дә һәркемне самолет, поезд йә автобуска кадәр озатып кую каралган. Бездән контракт төзеп китүчеләр белән даими элемтәдә торырга тырышабыз, – диде ул.
Офицер әйтүенчә, Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты хәрбиләрне аерым бүлекчәләргә җибәрү белән генә чикләнми. «Контракт төзүчеләрне ил күләмендәге барлык хәрби берләшмәләргә озатабыз. Контрактны Пилотсыз системалар гаскәрләре белән дә, Африка корпусы белән дә төзеп була. Татарстан – мондый мөмкинлеккә ия булган сирәк төбәкләрнең берсе», – диде Виктор Никитин.
Аның сүзләренә караганда, республика – студентлар белән махсус контракт төзү буенча да алдынгы урында.
– Студентлар бер ел хезмәт итә. Шуннан соң, контрактны озайтасы килмәсә, кайтып китәләр. Бу вакытка уку йорты студентларга академик ял бирә яки шәхси уку планы төзи. Моннан тыш, кайбер вузлар контракт төзүчеләргә аерым сумма түли. Студентлар күбрәк Пилотсыз системалар гаскәрләренә китә. Биредә айлык түләү 240 мең сумнан башлана, – диде Виктор Никитин.
Татарстанда медицина белемлеләр социаль контракт төзи ала. «Алар госпитальләрдә, махсус медицина отрядларында, медицина взводларында һәм роталарында хезмәт итәчәк. Контракт бер елга төзелә, үзеннән-үзе озайтылмый. Социаль контракт төзүчеләр арасында хатын-кызлар да бар», – диде офицер.
Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзүгә бәйле тәгаен мәгълүматны 8 800 222 59 00 телефон номеры яки төбәкара элемтә үзәгенә (117) шалтыратып белешергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез