Татарстанда “Россия суы” акциясе узды

Бүген Татарстанда “Россия суы” акциясе узды. Казанның Бишбалта бистәсе янәшәсендәге Идел елгасыннан табигать сагында торучылар 45 капчык чүп-чар җыйды. Идел ярларын чистартырга 200 дән артык кеше килгән иде.

– Бүгенге өмәләр илнең 15 төбәгендә уза. Кешеләрнең активлыгы аркасында безнең республика инде икенче ел рәттән "Россия суы" акциясендә катнашып, Россия күләмендә беренче урынны яулады. Инде хәзер шушы нәтиҗәгә ирешү кирәк, – ди Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский.

Чүпләрне су асытннан да чыгардылар. Татарстанның Рус географик җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков сүзләренчә, алар бүген кыш көне җыелган чүп-чарын чистарта.

– Бүген су төбе чиста. Дайверлар бераз пакет һәм шешәләр генә таптылар. Кешеләр курыкмыйча су коена алсын өчен дайверлар алга таба да су төбен чистартуны дәвам итәчәк, - ди ул.

Бөтенроссия акциясе бүген Казанда, Волгоград, Түбән Новгород, Тверьда һәм Россиянең башка шәһәрләрендә барды. Казанда волонтерлар һәм активистлар 45 капчык чүп-чар җыйдылар, шуларның 15 е - пыяла һәм металл, 18 – пластик иде. Волонтерлар билгеләп үткәнчә, Идел ярлары елдан-ел чистара.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре