Татарстанда Сабантуйның кайчан булачагы билгеле булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуй бәйрәмен үткәрү турында Указга кул куйган.

Документ нигезендә, авылларда, район үзәкләрендә Сабантуйлар – 12-13 июньдә, Чаллы шәһәрендә – 19 июньдә, Казанда – 26 июньдә узачак.
Министрлар Кабинетына җирле үзидарә органнары белән берлектә бәйрәм чараларын коронавирус инфекциясе таралу куркынычна бәйле рәвештә чикләү чараларын үтәү нигезендә оештыру бурычы йөкләнгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Сабан туе сабантуй

Көн хәбәре