Татарстанда шәһәрдән читтәге күчемсез милеккә ихтыяҗ 20 процентка арткан

Росреестрның Татарстандагы идарәсе, март аендагы учет-теркәү гамәлләрен барлап, шундый мәгълүматлар китергән.

Шулай итеп, җир кишәрлекләрен сату-алу килешүләре февраль аендагы белән чагыштырганда 20,7 процентка артып, 5 164тән 6 232гә, шәхси торак йортлар буенча алыш-бирешләр 19,8 процентка артып, 805тән 964кә җиткән.

“Яз җитүгә, шәхси йортлар һәм җир кишәрлекләренә алыш-бирешләр саны арта. Февраль аендагыга караганда бу объектларга ихтыяҗ 20 процентка үскән. Тәгаен торакка килгәндә, алыш-бирешләр саны 2,1 процентка артып, 4 058дән 4 144кә җиткән”, – дип билгеләп үткән Росреестрның Татарстандагы җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбәров.
Март аенда барлык күчемсез милек объектлары буенча 12 045 алыш-биреш очрагы теркәлгән. Февраль аендагыга караганда 13 процентка зуррак сан бу.

Росреестр идарәсендә кредит нигезендә алыш-бирешләрнең шактый ук артуы билгеләп үтелгән. Март йомгаклары буенча 4 342 ипотека (февраль аендагыга караганда 26,2 процентка күбрәк) теркәлгән. Шул ук вакытта җир кишәрлекләре буенча 1653 ипотека теркәлеп, үсеш 50,3% тәшкил иткән. Торакка ипотекалар саны 37,3 процентка артып, 1528гә җиткән.
Ведомство мәгълүматларына караганда, күчемсез милекнең беренче базарында да берникадәр җанлану күзәтелә. Мартта өлешләп төзү өлкәсендә теркәлгән килешүләр саны февраль аендагы белән чагыштырганда 8,3 процентка артып, 1309дан 1417гә җиткән.

“Яз – шәһәр читеннән күчемсез милек сатып алып өчен иң кулай чор. Җир кишәрлекләренә дә, әзер йортларга да ихтыяҗ зур. Казанда яшәүчеләрне асылда шәһәргә якын районнарда – Лаеш, Яшел Үзән, Питрәч һәм Биектау районындагы объектлар кызыксындыра. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: мондый объектлар бәясе елдан-ел арта. Шуңа күрә, мөмкинлек булганда, вакытында алып калу әйбәтрәк”, – дигән Риелторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садриев.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре