2025 елның 16 августында республика гаммәви мәгълүмат чараларында ТР Рәисен сайлауда, 18нче номерлы Мәләкәс бер мандатлы сайлау округында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә депутат сайлауда, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауда катнашу өчен теркәлгән кандидатларны агитацияләү чоры башланды.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, агитация чоры 16 августтан 13 сентябрьнең 00:00 сәгатенә кадәр дәвам итәчәк.
Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, 13 сентябрьдә республикада «тынлык көне» игълан ителәчәк, ә 14 сентябрьдә Татарстанда бердәм тавыш бирү көне узачак.
Бердәм тавыш бирү көнендә республиканың бөтен территориясендә урнашкан сайлау участоклары иртәнге 7 сәгатьтән кичке 20 сәгатькә кадәр эшләячәк. Бу көнне ТР Рәисен һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны, шулай ук ТР Дәүләт Советының 18нче номерлы Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча депутатын өстәмә сайлау узачак.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисен сайлауда катнашу өчен кандидат итеп Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) теркәде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез