Газетага язылу

Татарстанда сайлау буенча «кайнар линия»гә 842 кеше шалтыраткан

Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда сайлау буенча «кайнар линия»гә 842 кеше шалтыраткан. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.

«Килгән шалтыратулар барысы да, кагыйдә буларак, мәгълүмати эчтәлеккә ия. Аерым алганда, 243 шалтырату – өйдән тавыш бирүне оештыруга бәйле. Республикада яшәүчеләр әлеге хокуктан ничек файдалану тәртибе турында белешеп шалтырата», – диде Андрей Кондратьев.

Шулай ук, «Мобиль сайлаучы» хезмәтенә бәйле мөрәҗәгатьләр дә шактый. «Шалтыратуларның һәркайсы буенча җентекле эш оештырыла», – диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре