«Sollers ST8» һәм 11 «iPhone 16» смартфоны Бердәм тавыш бирү көнендә уйнатылачак бүләкләү мәйданчыгына китерелде. Иртәгә автомобильләр ТНВ студиясенә урнаштырылачак һәм 14 сентябрьдә туры эфирда #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга масштаблы фотоконкурсында катнашучылар арасында уйнатылачак.
#ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга фотоконкурсы бу якшәмбе, 14 сентябрьдә башлана. Татарстан Республикасының һәр гаиләсе катнашып, 11 «iPhone 16» смартфонның берсен һәм ике машинаның берсен ота ала.
Конкурс шартлары белән биредә таныша аласыз.
Татарстанда 14 сентябрьдә – Бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстан Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлау һәм 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак. Бердәм тавыш бирү көнендә барлык сайлау участоклары 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә эшләячәк.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Российская партия пенсионеров за социальную справедливость»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар итеп теркәде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез