Волонтерлар 4 юнәлеш буенча эшләячәк: 14 шәһәрдә сайлау участокларында сайлаучыларга ярдәм итәчәк, вузларда мәгълүмат стендлары янында эшләячәк, мәгълүмат-белешмә үзәге эшендә катнашачак һәм беренче ярдәм күрсәтүгә өйрәтеләчәк. Аларны өлкәннәргә, инвалидларга ярдәм итүгә әзерләү программада аерым игътибар үзәгенә алынган. Ихтыярилар, тавыш бирү процедурасына турыдан-туры кагылмыйча гына, сайлаучыларны тиешле урыннарга озатып йөриячәк. Моның өчен “Волонтеры на участке” сервисы булдырылган. Аннан, аерым алганда, өлкән яшьтәгеләр, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм кечкенә балалары белән килгән ата-аналар файдалана алачак.
Сервистан файдалану өчен Дәүләт хезмәтләре порталында “Выборы” бүлегенә керергә яки төп биттә сервисны табарга; сайлау участогында волонтер ярдәме хезмәтен сайларга; тиешле сайлау участогын, килү датасы һәм вакытын күрсәтергә; заявканы тавыш бирүгә кимендә 3 календарь көне кала юлларга кирәк.
Проектта сайлау хокукына ия булган, яше 18дән өстәрәк егет-кызлар катнаша ала. Заявканы добро.рф сайтында тапшырырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез