Татарстанда 18-20 сентябрьдә сайлау участокларында 70 кә якын мәдәни чара әзерләнгән. Аларны тавыш бирүче беләзеге буенча бушлай карарга мөмкин. Бу хакта Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында әйтте. "Һәр сайлау участогында бәйрәм мохитен булдыру өчен ишек төбеннән үк диярлек музыкаль коллективлар каршы ала", – диде ул.
Юлия Әдһәмова әйтүенчә, сайлау көннәрендәге барлык мәдәни программа гаилә белән бергәләп ял итүгә юнәлдерелгән. "Сайлауда бөтен гаилә белән катнашу – ул балаларыбыз, якыннарыбыз белән бергә булу өчен тагын бер мөмкинлек", – диде министрның беренче урынбасары.
Ул тавыш бирүче беләзеге буенча өч көн дәвамында республиканың дәүләт һәм муниципаль музейларына бушлай бару мөмкинлеге турында да искә төшерде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез